"Өмәләрдә җыелган чүпнең 2/3 өлешен эшкәртүгә җибәрергә мөмкин". Яр Чаллыда "Первомайкада экопати" акциясе узачак

2018 елның 7 августы, сишәмбе

11 һәм 25 август көннәрендә "Чиста яр" республика акциясе кысаларында Яр Чаллыда өмәләр узачак. "Первомайкада экопати" чаралары программасында Чулман елгасының яр буен җыештыру, поход ашханәсе, белем бирә торган дәресләр һәм фикердәшләрнең күңелле компаниясе булачак. Җыештыру барышында чүп аралап җыелачак: пыяла, пластик һәм алюминий эшләнмәләр өчен аерым капчыклар әзерләп куелган. "Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый акцияләрдә җыелган чүпнең 2/3 өлешен икенчел эшкәртүгә җибәрергә мөмкин. Ул чүплеккә китмәячәк, ә яңа эшләнмәләр җитештерү өчен кулланылачак", – дип билгели әлеге акцияне оештыручылар, "Мусора. Больше. Нет." экологик хәрәкәте әгъзалары. Җыештыру өчен инвентарьлар эко-волонтерларга урында биреләчәк. Үзенең республикасын чиста, тәрбияле күрергә теләгән һәм тәртип урнаштырырга әзер булган һәркемне яраткан елгаларыбызның һәм күлләребезнең ярларына чакырабыз! Очрашу: 11 һәм 25 август көннәрендә, 9.00 сәгатьтә, Яр Чаллы шәһәренең КАМАЗ МЙ бинасында.
Җыештыру урыны: "Түбән Кама" милли паркы, нефть базасы районындагы Первомайка.

Катнашу өчен заявкалар түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://goo.gl/forms/5QJYYwkmDFl6No7x2

Первомайка үз геройларын көтә!

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International