Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында экологик туризм үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында – "Иделдән алып Катунига кадәр" автоэкспедициясендә катнашучылар. Илшат Гобәйдуллин һәм Ксения Антонова өч атнага сузылган экологик сәяхәтне ничек узулары турында сөйләячәк, Россиядә күргән табигый истәлекле урыннар һәм аларның үзенчәлекләре турында хис-хичерешләре белән уртаклашачак. Студия кунакларына кызыксындырган сорауларны "Татарстан-24" телеканалында тапшыруның туры эфирында 12.30 сәгатьтә бирергә була. Шалтыратулар 511-99-66 телефоны буенча, шулай ук төбәкләрдән яшәүчеләр өчен 8 800 500 32 55 телефоны буенча кабул ителә.

Кабатлап күрсәтелүче тапшыруны 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә һәм http://tatarstan24.tv/projects/ecology/ сайтыннан карагыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International