Нәтиҗәсез чистарту. Лениногорск районында судан файдалану кагыйдәләре бозылган

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районында су объектларын планлы рәвештә рейд белән карау барышында судан файдалану кагыйдәләренең бозылуын ачыклады. Камышлы елгасыннан пробалар алынды, предприятиеләрнең берсе бирегә агынты суларын санкцияле рәвештә агыза. Предприятиенең чистарту корылмаларыннан агынты суны ташлау урыннарында өч ноктадан һәм елга агымының өске һәм түбәнге өлешләреннән алынган су үрнәкләре пычратучы матдәләрнең артып китүен күрсәтте.

Бүгенге көндә экологлар тарафыннан табигать саклау законнары бозылуга юл куйган оешмага карата РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше ("Су алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") нигезендә юридик затка беркетмә төзелде. Эш материаллары Лениногорск шәһәре судына тапшырылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International