Әлмәт предприятиесенә чистарту корылмаларын үзгәртеп кору күрсәтмәсе бирелде

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Муратовка елгасыннан алынган суга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре анализ үткәрде. Су объектының билгеләнгән нормативларга туры килү-килмәвен бәяләү максатларында җитешсезлек очраклары ачыкланды. Коммуналь предприятиенең чистарту корылмаларыннан агынты ташлау урыннарыннан түбәнрәк өлештә күрсәткечләрнең аммоний буенча 45,6 мәртәбә, нитритлар буенча – 18,9 мәртәбә, фосфатлар буенча 20,6 мәртәбә, тимер буенча – 5,6 мәртәбә, марганец буенча – 15 мәртәбә, БПК – 1,7 мәртәбә, бакыр буенча – 1,9 мәртәбә артыграк булуы билгеләнде. Россия Федерациясе Су кодексы таләпләрен бозган өчен оешма РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше ("Су алганда, суны алмаганда һәм агынты суларны су объектларына агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Табигать саклау законнары бозылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында йогынты акты бирелде.

Предприятиедә чистарту корылмаларын үзгәртеп кору проекты эшләнә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International