Цемент табы. Төзелеш материалын туфракка агызган өчен Лениногорск предприятиесенә җәза билгеләнәчәк

2018 елның 28 августы, сишәмбе

«Койма артында алып барыла торган төзелеш аркасында үләнгә цемент агып чыга. Болар барысы да балалар мәйданчыгы янәшәсендә», - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының кайнар линиясенә Лениногорск халкыннан шундый хәбәр килде. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  урынга чыккан Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре яшел зонага җирле төзелеш оешмасы тарафыннан цемент агызылуын билгеләде. «Койма периметры буенча төзелеш материалы 7 метрга агып чыккан, агызу киңлеге - 1 м, ә яшел зонада барлыкка килгән күлдәвек мәйданы 5 м² тәшкил итә», - дип сөйләде дәүләт инспекторы Ләйсән Шәйдуллина. Әлеге факт буенча экологлар юридик затка карата РФ КоАП 8.2 ст. («Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү») буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты. Яңадан урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында бозу очрагының бетерелгән булуы билгеләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International