Җир кишәрлегеннән күлнең үзенә кадәр. Квадрокоптер ярдәмендә Актаныш районында халык өчен каршылыкка әверелгән металл койма булуы ачыкланды. Теркәлгән факт, экологлар аңлатканча, Россия Федерациясе Су кодексының 6 ст. бозу булып тора: "Һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларыннан файдалану мөмкинлегенә һәм аларны шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен түләүсез кулланырга хокуклы, әгәр әлеге Кодекста, башка федераль законнарда башкача каралмаса".
Ачыкланган факт буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары хокук бозучыга карата РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") нигезендә административ беркетмә төзеде.
Ике атналык срокта законсыз корылган койма сүтелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте