Законсыз казыганнар. Табигать саклау законнарын бозучыларга карата җинаять җаваплылыгы яный

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Казанда ком урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Исегезгә төшерик, быелның май аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Тынычлык бистәсендә законсыз рәвештә карьер эшкәртүгә тап булдылар. Алар билгеләгәнчә, биредә законсыз табылган ком күләме 51,9 куб метр, ә җир асты байлыкларына китерелгән зыян 8883 сум тәшкил иткән. Әлеге эш материалларын экологлар табигать саклау органнарына тапшырды. Бүгенге көндә гомумтаралган файдалы казылмаларны урлаган өчен РФ ҖК "Урлау" 158 ст. 1 өлеше нигезендә Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылды. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International