Әтнә районы халкын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча консультацияләделәр

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Скважиналарны лицензияләү, калдыкларны җыю һәм эшкәртү. Бу һәм башка экология мәсьәләләре бүген Әтнә районында гражданнарны кабул итү барышында кузгатылды. Район халкы белән Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов очрашты: «Әтнә районы халкы әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле мәсьәләләрдә читтә калырга тырышмый – шунысы куандыра. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да бүген кирәкле аңлатмалар бирелде». Шулай ук ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары искәрткәнчә, халыкка җайлы булсын өчен, Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International