«Балаларны чүпне сортларга аерырга өйрәтү – иң мөһим бурычларыбызның берсе». Казанның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына чүпне аралап җыю турында сөйләделәр

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Калдыкларны аралап җыю һәм чүп-чарның «икенче тормышы» турында Казанның «Бала-Сити» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре сөйләде. «Балаларны чүпне сортларга аерырга өйрәтү – иң мөһим бурычларыбызның берсе. Аларда бу күнегүне формалаштырганда, без, барыннан да элек, планетабызның киләчәгенә өлеш кертәбез», - дип билгеләп үтте ТР Экоминистрлыгының ҮТИ башлыгы Пётр Королев. Яңа белемнәрне балалар уен формасында үзләштерде: сурәтләрне таратып салына һәм таратып салынмый торган төрләр өчен ике кәрҗингә урнаштырып, виртуаль калдыкларны аралап җыйдылар, предметларны «ташларга» кирәк булган контейнерларга сызыклар белән тоташтырдылар.  Командалар, «Мусоробол» эстафетасында ярышып, чүп өеменнән пластик, кәгазь, пыяла калдыкларын аерды һәм кирәкле чүплек савытларына җибәрделәр. «Шулай ук дәрес кысаларында укучылар чүп-чардан сыйфатлы һәм файдалы әйберләр ясау мөмкинлеге турында белделәр. Балаларга кызык булганга без бик шат һәм бүген экологик аңга чәчкән орлыклар киләчәктә илебезнең җаваплы һәм укымышлы гражданнары рәвешендә җимешләр бирәчәк дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте дәүләт инспекторы Айсылу Ибраһимова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International