Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сәүдә оешмасы территориясендә төзелеш калдыклары һәм кара металл ломы, тартмалар һәм полиэтилен белән тулган стихияле чүп өемен ачыклады.
«Биредә бердәм пычрату мәйданы 33 кв. м. тәшкил итә. Табигать саклау законнарын бозган өчен юридик зат РФ КоАП 8.2 ст. («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-экологик таләпләрне үтәмәү») буенча административ җаваплылыкка тартылды, 100 мең сум күләмендә штраф салынды», - дип сөйләде дәүләт инспекторлары. Хәзерге вакытта экологлар таләбе буенча сәүдә оешмасы калдыкларны файдалы эшкә тотып, җитешсезлек очрагын юкка чыгарды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте