31 августта, 10.00 сәгатьтә, Мамадыш ш., М. Җәлил ур., 23/33 й. адресы буенча Мамадыш районы хакимияте бинасында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасында табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров халык сорауларына җавап бирәчәк. Күзәтчелек органнары җитәкчеләренә кабул итүгә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8(85563) 3 15-90.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте