Йомгак ясала һәм яңа этап ачыла. 1 сентябрьдә "Мәктәп экопатруле" V республика конкурсы старт ала

2018 елның 31 августы, җомга

31 августта  "Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы тәмамлана. 2017-2018 елда конкурсны уздыру чорында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 7320 заявка алынды. Оештыручылар билгеләп узганча, елдан-ел укучыларның табигать саклау эшчәнлегендә катнашу мәфнәгате арта бара. Әйтик, IV республика конкурсында катнашучылар тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 513кә күбрәк заявка тапшырылган. 

Конкурсның идеясе шуннан гыйбарәт: мобиль телефоны булган һәр мәктәп укучысы укудан буш вакытында чүплекләрне теркәргә һәм аларны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәк фильтры аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә ала, биредә һәр мәктәп укучысы, һәр сыйныф, һәр мәктәп һәм муниципалитетлар буенча статистика төзелә.  Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары тарафыннан күзәтчелек чаралары күрелә, мәктәп укучысы баллар һәм, фотоны теркәп, чүплекне бетерү турында хәбәрләмә ала. Конкурсны уздыру өчен мәгълүмати-техник мәйданчык сыйфатында iOS яки Android операция системалары базасында фото һәм видеохәбәрләрне җибәрү өчен мобиль телефоннар өчен кушымта эшләнгән һәм функцияли. Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә мәктәп укучысы https://edu.tatar.ru/порталында укчыларның шәхси кабинетларына булган логиннарны файдаланып, Конкурста катнашу өчен теркәлү узу мөмкинлеген ала.

Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша. 

Конкурсның максатлары:

- Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлек торышын яхшырту эшенә җәлеп итү;

- халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру;

- Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларда актив яшәеш позициясен тәрбияләү.

Киләсе, исәбе буенча бишенче "Мәктәп экопатруле" республика конкурсы инде иртәгә старт алачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International