Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясенең үзәк фәнни-тикшеренү институты җир асты байлыкларын файдалану һәм саклау өлкәсендәге тырышлыкларны берләштерәчәк. Бүген министр Александр Шадриков һәм институт директоры Евгений Аксенов тиешле документка кул куйды. Яклар хезмәттәшлекнең киләчәге һәм төп юнәлешләре турында сөйләште. Төп акцент Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү максатларында руда булмаган каты файдалы казылмаларның минерал-чимал базасын өйрәнү һәм нәтиҗәле файдалану өлешендә фәнни-җитештерү элемтәләрен көчәйтү.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте