Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 9695 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 5058 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1277 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1250 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2110 мөрәҗәгать алынды.
"Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы кысаларында Татарстан укучыларыннан 7000нән артык заявка алынган. Иң актив укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләү 21 ноябрьдә Казанда узачак. Бу сезонда аеруча күп санда катнашучылар республиканың Түбән Кама, Спас районнары һәм Казан шәһәреннән теркәлгән. Алар арасында 1000нән артык балл җыйган укучылар да бар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллективы Сәкинә Шакировна Шәймиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиевның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Хәсрәтегезне һәм тирән югалту хисләрегезне уртаклашабыз...
Ютазы районында туфракка китерелгән зыян 9 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Уртак тикшерүне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре үткәргән. Нефть шламын, битумлы нефть калдыкларын һәм металл савытларны санкциясез урнаштыру нәтиҗәсендә 3096 кв.м. территория пычранган.
Экологлар вертолеттан очып әйләнү барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 43 очрагын ачыклады.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әйләнә-тирә дөнья - табигать законнары, хайваннар һәм үсемлекләр белән таныша гына башлый. Экологик тәрбия буенча зур эш балалар бакчалары хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" 5нче балалар бакчасы базасында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән берлектә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура тәрбияләүдә инновацион карашлар" район семинар-практикумы үткәрелде.
19 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан шәһәре мәктәпләренең 3-6 сыйныф укучыларыннан "Балыкчы карчыга - 2018 ел кошы" Бөтенроссия акциясе кысаларында ачык команда интерактив уенында катнашуга заявкалар кабул ителә.
Калдыклар, һичшиксез, бүгенге җәмгыятьнең иң мөһим проблемаларыннан берсе. Алабуганың "Киләчәк" катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында, балаларда экологик үзаңны тәрбияләү максатларыннан чыгып, яшь буында экологик культураны үстерү темасы буенча төбәк семинары узды. Проект кысаларында балалар бакчасында калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар куелган.
Чишмәдә тәртип урнаштырдылар һәм алга таба тикшерү өчен су үрнәкләрен алдылар.
Меңнән артык квадрат метрлы территорияне чүп баскан. Алабуга районында вертолеттан күзәтү барышында Олы Шүрнәк торак пункты янында такталар, пластик шешәләр, пыяла эшләнмәләр һәм башка көнкүреш калдыкларыннан хасил булган чүплек ачыкланган.