Калдыклар, һичшиксез, бүгенге җәмгыятьнең иң мөһим проблемаларыннан берсе. Алабуганың "Киләчәк" катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында, балаларда экологик үзаңны тәрбияләү максатларыннан чыгып, яшь буында экологик культураны үстерү темасы буенча төбәк семинары узды. Проект кысаларында балалар бакчасында калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар куелган. Проект балаларга чүпне уйламый-нитми чыгарып ташларга ярамаганлыгын аңларга ярдәм иткән. Кәгазь, катыргы, пластмасса, пыяла, калай әйберләрне өйдә сортларга аерырга һәм махсус контейнерларга салырга, батарейкаларны кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк. Балалар белән мультимедиалы тәкъдим итү, хәрәкәтле уеннар кулланып, экологик культура тәрбияләү буенча эш оештырылды. Тәрбиячеләр балаларны табигать саклау билгеләре белән таныштырды. Балалар чүпнең, сортларга аерылгач, эшкәртелүгә озатылуы һәм иске әйберләргә "яңа тормыш" бирү мөмкинлеге турында белде. Заводта иске кәгазь һәм газеталардан - яңа альбомнар һәм дәфтәрләр, пластик шешәләрдән балалар мәйданчыклары өчен бизәкләр һәм матур сувенирлар ясыйлар. Калай банкалардан - самолетлар өчен детальләр һәм яңа аш-су савытлары.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте