1000 кв.м. мәйданда чүплек өчен 250 мең сумга кадәр штраф яный

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Меңнән артык квадрат метрлы территорияне чүп баскан. Алабуга районында вертолеттан күзәтү барышында Олы Шүрнәк торак пункты янында такталар, пластик шешәләр, пыяла эшләнмәләр һәм башка көнкүреш калдыкларыннан хасил булган чүплек ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан административ тикшеренү үткәрелгән, җир кишәрлегендә чүп туплануга юл куйган милекче ачыкланган.

Шул ук көнне санкциясез чүплекне бетерү буенча чаралар кабул ителгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен, 100дән 250 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салыначак.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International