Ютазы районында туфракка китерелгән зыян 9 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Уртак тикшерүне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре үткәргән. Нефть шламын, битумлы нефть калдыкларын һәм металл савытларны санкциясез урнаштыру нәтиҗәсендә 3096 кв.м. территория пычранган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлеге, эш материаллары нигезендә, РФ ҖКның "Кеше сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салып, ашламалар, үсемлекләрне үстерү стимуляторлары, агулы химикатлар һәм башка куркыныч химик һәм биологик матдәләрне саклау, куллану һәм транспортлау вакытында, алар белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, хуҗалык яки бүтән эшчәнлекнең зарарлы продуктлары белән җирне агулау, пычрату һәм бозу" 254 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча жинаять эше кузгаткан.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте