Мамадыш шәһәрендә тәрбиячеләрнең экологик компетенциясен күтәрәләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әйләнә-тирә дөнья - табигать законнары, хайваннар һәм үсемлекләр белән таныша гына башлый. Экологик тәрбия буенча зур эш балалар бакчалары хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" 5нче балалар бакчасы базасында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән берлектә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура тәрбияләүдә инновацион карашлар" район семинар-практикумы үткәрелде. Семинарда әйтелгәнчә, инновацион технологияләр балаларның танып-белү сәләтләрен үстерә. Эштә презентацияләрне заманча файдалану дәрескә кызыклырак әзерләнергә мөмкинлек бирә, бу исә, мәгълүмат кабул итүне яхшырта. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия кирәкме? Бүген мәктәпкәчә мәгариф ошемаларында экологик тәрбия белән шөгыльләнәләрме? Федераль дәүләт мәгариф стандартлары балалар бакчасында экологик белем бирүне күздә тотамы?  Әлеге чарада шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Тәрбиячеләр үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, оста дәресләре үткәрде.

Экологик белемнең мәктәпкәчә этабында балаларның табигать белән аралашуы шатлыклы булырга тиеш. Начар яшәү мохитенә, пычрак су һәм һавага, азык-төлеккә аеруча балалар сизгер.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International