Экологлар вертолеттан очып әйләнү барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 43 очрагын ачыклады. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Казан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары территорияләрен карап әйләнү буенча рейд башкарды. Авиарейд барышында калдыкларны санкциясез урнаштыру, файдалы казылмаларны законсыз табу һәм су объектларына ирекле үтүне чикләү фактлары ачыкланды.
Хәзерге вакытта закон бозуларны оператив бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатларында җир кишәрлекләре милекчеләрен ачыклау буенча эш алып барыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте