Канатлылар дөньясын өйрәнгәндә. Яшь орнитологлар өчен бәйге игълан ителә

2018 елның 16 ноябре, җомга

19 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан шәһәре мәктәпләренең 3-6 сыйныф укучыларыннан "Балыкчы карчыга - 2018 ел кошы" Бөтенроссия акциясе кысаларында ачык команда интерактив уенында катнашуга заявкалар кабул ителә. Сайлап алу турында катнашу өчен биш кешедән торган команда формалаштыру һәм "Без һәм кошлар дөньясы" темасына презентация әзерләү, аңа катнашучыларның фотоларын һәм табигать саклау яки тикшеренү эшчәнлеге турында хикәя, шулай ук балыкчы карчыга рәсемнәрен кертү зарур. Ә 20-21 декабрьдә Уеннар узачак, алар барышында укучылар үзләренең лидерлык, иҗади сәләтләрен, эрудицияләрен һәм канатлы дуслары турында белемнәрен күрсәтә ала.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны +7(843)273-48-55 телефоны аша белергә мөмкин.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International