ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Бөтендөнья рециклинг көне, яки Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне. Чараның төп максаты - хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын ресурсларның чикләнгәнлеге, арзанрак чималны файдалану хисабына әзер продукциянең бәясен киметү проблемасына җәлеп итү һәм әйләнә-тирәлекне пычратуга каршы көрәшү.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Минзәлә районы белем бирү учреждениесендәге коеның системалы рәвештә көнкүреш агынты сулары белән тулып ташуы турында экологларга җирле халык хәбәр итте.

Бүген иҗтимагый инспекторлар рәте 33 кешегә артты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә беркетелгән активистларга таныклыкларны Казанның Совет, Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләре биналарында тантаналы рәвештә тапшырдылар.  

"Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә һәм ни өчен?" – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу хакта еш сөйләшәләр. Хәзерге шәһәр кешесенең тормышында кошларның роле бермә-бер артты. Шуңа бәйле рәвештә балалар өчен иң яхшы җимлек ясау буенча "Кошларга ярдәм ит" дип исемләнгән россиякүләм конкурс игълан ителә. Чараны оештыручы - "Ясная Поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы. Эшләр 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиесенә тирес саклау һәм җыю өчен билгеләнгән корылмаларының  ремонт эшләре 3 млн. сумнан артык суммага төште.

Кама Тамагы районындагы су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлегенә чик куелды. Полиция бүлеге хезмәткәрләре Идел елгасының яр буе полосасында экскаватор-погрузчикка юлыккан. Мәгълүматларны алгач, административ эшне тикшерүгә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары кереште.

Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер генә мәртәбә булса да могҗиза күрергә хыяллана, шул ук вакытта могҗизаларның гелән әйләнә-тирәбездә булуын абайламый да

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Хранимиры" - бүген сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә сукыр балалар өчен әнә шундый исемдәге китаплар сериясен тәкъдим иттеләр. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. 

Студентларга фәнни тикшеренүләр өчен барлык кирәкле шартларны тудыру һәм гамәли тәҗрибә алуны тәэмин итү. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков республиканың иң зур югары уку йортлары профильле кафедралары, институтлары, факультетлары башлыклары белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International