"Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы кысаларында Татарстан укучыларыннан 7000нән артык заявка алынган. Иң актив укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләү 21 ноябрьдә Казанда узачак. Бу сезонда аеруча күп санда катнашучылар республиканың Түбән Кама, Спас районнары һәм Казан шәһәреннән теркәлгән. Алар арасында 1000нән артык балл җыйган укучылар да бар.
Конкурс кысаларында республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары санкциясез урнаштырылган калдыклар, сәнәгать һәм көнкүреш агынтылары агызылган урыннарны фото һәм видеога төшерә. Укучылар ачыклаган экологик законнарын бозу очраклары мобиль кушымта ярдәмендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрелә һәм алга таба юкка чыгарыла.
Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша. Конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте