Чишмәдә тәртип урнаштырдылар һәм алга таба тикшерү өчен су үрнәкләрен алдылар. Арчаның 3нче башлангыч мәктәбендә укучылар туган як табигатен актив өйрәнүне дәвам итә: бу юлы алар Казансу елгасы янындагы чишмәләрдә булды. "Биредә су бик чиста һәм бүгенге экскурсия кызыклы булды. Алга таба да туган якның байлыклары турында күбрәк беләсе һәм табигатьне саклау чараларында катнашасы килә", - дип сөйләде яшь экологлар. Чишмәләрдән алынган суны алар табигать белеме дәресләрендә өйрәнәләр. Балалар шулай ук Арча районының су объектлары турында мәгълүмат җыя, экологик конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашырга әзерләнә.
"Чиста чишмәләр" акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать саклау министрлыгы теләктәшлегендә уза. Аның кысаларында мәктәп укучылары чишмәләрне өйрәнә, аларны чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте