ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Язын җир көне, су көне, парклар көне, кошлар көне, агачлар көне билгеләп үтелә. Әлеге чаралар кысаларында мәктәпләрдә планетабыз байлыкларын саклау чаралары уздырыла. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Чирмешән районындагы исемсез бер чишмәдән законсыз төстә су алу фактына тап булган.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни-техник советы кысаларында чыгарылган гомумтаралган файдалы казылмаларның хәрәкәтен күзәтү буенча  БДАМС булдыру каралды.

ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында Татарстан Республикасы югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру турында хәбәр итү буенча акция уздырыла.

ТР Арбитраж суды экологларның әйләнә-тирә мохиткә 682 500 сум күләмендә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва гаризасын канәгатьләндергән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Әйләнә-тирә мохитне саклау” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль средстволар җәлеп итү мәсьләсенә кагылышлы фикер алышу булды.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий 24-26 июньдә Мәскәүдә округ төбәкләренең башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән видеоконференция режимында үткәреләчәк III Бөтенроссия су конгрессына әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә табигатьне саклау законын бозуларны ачыклау өчен “фототозак”лар урнаштырган.

2 апрель көнне  14.00-18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында (Павлюхин ур., 47 й., 209 б.) “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Анда министрлык белгечләре Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирәчәк.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Апас районы башкарма комитетында үткәрелгән зона киңәшмәсе кысаларында санитария-экология икеайлыгын уздыру буенча фикер алышу булды. Чарада ТР экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары вәкилләре катнашты. Алар район территориясен санитария ягыннан чистарту буенча чаралар планын раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International