Экологлар Чирмешән районында су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдалануга киртә куйган

2019 елның 29 марты, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Чирмешән районындагы исемсез бер чишмәдән законсыз төстә су алу фактына тап булган. Скважиналарны карап тотучы бер компания хезмәткәре су объектыннан автоцистернага су тутырган чагында инспекторлар “кармагына” эләккән.  Чишмәдән агызып алынган су бораулау җайланмасын юдыру өчен кулланылган, – ди экологлар. Закон бозучыга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) нигезендә штраф яный. Моннан тыш су саклау зонасы чикләрендә транспорт хәрәкәте һәм аны кую сәбәпле Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясын (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек алып баруның махсус режимын яки эчәргә яраклы су белән һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү чыганакларының санитария саклау зонасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек режимын бозу”) санга сукмау билгеләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International