Мамадыш шәһәре 12нче балалар бакчасында “Сыерчыклар кайтты” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында сабыйлар педагоглар һәм ата-аналар җитәкчелегендә сыерчык оялары ясый.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Яшел карандаш” дигән темага экология турында рәсемнәр бәйгесе башлану хакында игълан итә. Бәйгегә республика гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Хезмәтләрне кабул итү 2019 елның 20 мартыннан 20 апрельгә кадәр “Экояз” республика акциясе кысаларында хәл ителәчәк.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Баксаң, бер физик зат Әлмәт шәһәре су саклау зонасында тимер ватыгын кабул итү һәм җыю белән шөгыльләнгән икән.
Республикада табигатьне саклау буенча барлык ведомстволарның көчәйтелгән эш режимына күчүе, торак пунктларны язгы ташудан саклау һәм Татарстанда экологияне иң актив төстә саклаучы кешеләрне, уку йортларын һәм журналистларны бүләкләү.
Чаллыда яшәүче бер кешедән Кама буе территориаль идарәсенә җир законын бозуга карата шикаять кергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәт документларыннан башка гына туфракның уңдырышлы каталмын алу, күчерү фактын билгеләгән.
Пластик савытлар һәркайсыбызның тормышына бик нык үтеп керде: суны шуннан эчәбез, азык-төлекне шунда саклыйбыз, ризыкларны пластик пакетларга тутырып йөртәбез.
Студентлар арасында экологик агарту һәм аларны эко-волонтерлар сафларына максималь дәрәҗәдә җәлеп итү. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Студентлар лигасы һәм “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында “Экология: теориядән – практикага” дигән темага “Түгәрәк өстәл” булып узды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппаратының атналык киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләрен ТР Геоүзәгенә 20 ел тулу уңаеннан котлап үтелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бегечләрне көндәлек тырыш хезмәтләре өчен котлап, эшләрендә уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләде.
Чаллының эремә-бетон катнашмаларын җитештерү предприятиесе экологлар күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 706 мөрәҗәгать кергән. Шуның 63е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 144 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 215 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 284 мөрәҗәгать кабул ителгән.