Студент! Табигатькә ярдәм ит!

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында Татарстан Республикасы югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру турында хәбәр итү буенча акция уздырыла.

Акция шартлары нигезендә “Чүплекләр” категориясе буенча хәбәрләр кабул ителә.

Акциягә һәр ел саен уздырыла торган Бөтендөнья табигатьне саклау көнендә (5 июнь) йомгак ясала.

Җиңүчеләр (максималь нәтиҗә күрсәткән студентлар) “ЭКОяз” республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасы кысаларында 2 номинация – “Иң актив студент” һәм “Иң актив ВУЗ” номинацияләре буенча бүләкләнәчәк.

Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләрне хәл итәргә кирәк:

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлергә.

Мобиль җайланмалар өчен кушымта урнаштырырга яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының “Халык контроле” бүлегенә керергә.

Үзегез белем ала торган ВУЗ яки СУЗны алдан күрсәтеп, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары турында фотохәбәрләр җибәрергә.

Акция кагыйдәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International