Бүген Идел аръягы төбәгендә санитария-экология икеайлыгы кысаларындагы эшне оештыру буенча фикер алышу булды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Апас районы башкарма комитетында үткәрелгән зона киңәшмәсе кысаларында санитария-экология икеайлыгын уздыру буенча фикер алышу булды. Чарада ТР экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары вәкилләре катнашты. Алар район территориясен санитария ягыннан чистарту буенча чаралар планын раслады.

 “Эшчәнлегебезне координацияләү һәм үткәрелә торган эшләрнең сыйфатын контрольлектә тоту өчен район оператив штабы булдырылды. Ул территорияләрне чистарту буенча эшләргә җитәкчелек итәчәк һәм аларның барышын контрольлектә тотачак, атна саен йомгак ясаячак”, – дип сөйләде Фаяз Шакиров. Баш дәүләт инспекторы шулай ук коллегаларын агачлар һәм куаклар утыртуны, киселгән агачлар урынына яңаларын утыртуны, теге яки бу җирдән файдаланучыларга санитария зоналарын билгеләүне, халык белән даими рәвештә агарту һәм оештыру эшен алып баруны, территорияләрне төзелеш чүп-чарыннан үз вакытында чистартуны тәэмин итүне игътибар үзәгенә алырга чакырды.

1 апрельдән 31 майга кадәр республикада санитария-экология икеайлыгы үткәреләчәген искә төшерик. Бу – республика табигатьне саклау ведомстволарының көчәйтелгән эш режимында эшләү вакыты. Икеайлык йомгаклары буенча экологияне саклау өлкәсендә Татарстанның иң актив гражданнары, уку йортлары, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр һәм журналистлар бүләкләнәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International