ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни-техник советында “Җир асты биләмәләре” БДАМС пилот проекты буенча фикер алышу булды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни-техник советы кысаларында чыгарылган гомумтаралган файдалы казылмаларның хәрәкәтен күзәтү буенча  БДАМС булдыру каралды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе, фәнни бергәлек һәм җир асты биләмәләреннән файдаланучы  компанияләр вәкилләре катнашты. “Безнең бурыч – гомумтаралган файдалы казылмаларның учетын алып бару һәм контрольлектә тоту механизмнарын уртак рәвештә эшләү, шул ук вакытта, чыгару вакытыннан алып, ахыр кулланучыга килеп җиткәнчегә кадәр, гомумтаралган файдалы казылма хәрәкәтен исәпкә алу. Шул рәвешле гомумтаралган файдалы казылма белән эшләү максималь дәрәҗәдә “үтәкүренмәле”гә әйләнәчәк”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Очрашуда катнашучылар системаны гамәлгә кертүнең юридик аспектлары, гомумтаралган файдалы казылмаларның мәгълүматлары һәм аларны китерү средстволарын маркировкалауның яшеренлелеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу азагында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе, хезмәттәшлеккә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итүгә әзер булуын белдереп, җир асты биләмәләреннән файдаланучыларны “Җир асты биләмәләре” БДАМС пилот проектын эшләү буенча үз тәкъдимнәрен кертергә чакырды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International