Идел буе федераль округы төбәкләре III Бөтенроссия су конгрессын үткәрүгә әзерләнү буенча фикер алышты

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий 24-26 июньдә Мәскәүдә округ төбәкләренең башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән видеоконференция режимында үткәреләчәк III Бөтенроссия су конгрессына әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.

Бөтенроссия су конгрессы су ресурсларыннан файдалану, су ресурсларын саклауның нәтиҗәсен арттыру буенча ведомствоара һәм тармакара сөйләшүне оештыру өчен еллык федераль мәйданчык булып тора. Быел “Экология” илкүләм проектын һәм, беренче чиратта, аңа кертелгән су ресурслары темасына бәйле биш федераль проектны (“Чиста су”, “Иделне савыктыру”, “Байкал күлен саклау”, “Тиңдәшсез  су объектларын саклау” һәм “Мөмкин булган иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү”) тормышка ашыру конгрессның төп темасына әйләнәчәк.

Алексей Кузьмицкий билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләренең күпчелеге Идел бассейнында урнашкан, һәм шуңа күрә округта су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аңа карата сакчыл караш  – көн кадагына суга торган мәсьәлә. “Хәзерге вакытта, бу өлкәдә дәүләт башлыгы куйган бурычлар колачыннан чыгып, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, бизнес, фәнни бергәлек һәм, әлбәттә, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган актив гражданнар арасында берлектәге эш бик мөһимгә әйләнә. Бөтенроссия су конгрессы элек-электән җыелып килгән экологик проблемаларны нәтиҗәле хәл кылу чараларын эзләүдә конструктив багланышлар һәм процесста катнашучылар арасында берлектә эшләү системаларын булдыру өчен бик әйбәт мәйданчык булып тора.

Ул округ төбәкләренең башкарма хакимият органнарына җирле үзидарә органнары, тармак предприятиеләре вәкилләре һәм кызыксынулы башка затлар белән берлектә Бөтенроссия су конгрессы чараларында катнашу мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.     

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International