2 апрель көнне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Ачык ишекләр көне” була

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2 апрель көнне  14.00-18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында (Павлюхин ур., 47 й., 209 б.) “Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Анда министрлык белгечләре Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирәчәк.

Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә уздырылачак.

Казан, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан ш, Павлюхин ур., 75 й. (209 б.). Белешмәләр алу өчен телефон: (843) 267-68-87.

Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр –  Кама буе территориаль идарәсенә. Адресы: Чаллы ш., Җиңүнең 40 еллыгы ур., 54 й. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Кама, Зәй, Сарман районында яшәүчеләр – Кама аръягы территориаль идарәсенә. Адресы: Түбән Кама ш., Красный Ключ районы, Яр буе ур., 7 й. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә. Адресы: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а й. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе территориаль идарәсенә. Адресы: Азнакай ш., Шоссе ур., 6. Тел. 8(85592) 5-13-48.

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама территориаль идарәсенә. Адресы: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а й. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районарында яшәүчеләр – Идел аръягы территориаль идарәсенә. Адресы: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк территораль идарәсенә. Адресы: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International