Язын җир көне, су көне, парклар көне, кошлар көне, агачлар көне билгеләп үтелә. Әлеге чаралар кысаларында мәктәпләрдә планетабыз байлыкларын саклау чаралары уздырыла. Шул нисбәттән ТР Чүпрәле районы Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Экология һәм без” III тикшеренү эшләре муниципаль фәнни-практик конференциясе булып узды.
Конференциянең төп максаты – укучылар игътибарын үз авылының, районы, республикасының экологик проблемаларына җәлеп итү һәм аларда, тарихи, мәдәни һәм табигый мирас буларак, бердәм гомумкешелек кыйммәтләренә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Мәктәп укытучыларыннан, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләреннән торган компетентлы жюри, укучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң, “иң-иңнәрен” сайлап алды.
Конференция эшенә йомгак ясап, Җир планетасында яшәүчеләрнең барчасы тарафыннан “яшел йорт”ыбызны саклау зарурилыгы турында йомгак ясалды. “Безнең һәркайсыбыз – табигатебезнең киләчәге өчен җаваплы. Үз эшчәнлегебезнең нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихималын күз уңыннан ычкындырсак, аңа бик зур зыян салырга мөмкинбез”, – дип билгеләп үтте чараны оештыручылар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте