ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә табигатьне саклау законын бозуларны ачыклау өчен “фототозак”лар урнаштырган.
Шул “фототозак”ның берсе ассенизация машинасының өч тапкыр шакшы су агызып калдыруын теркәгән. Тикшерү барышында инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясында (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм 7.20 статьясында (“Су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзбелдеклеләнеп тоташу”) күздә тотылган административ хокук бозуга юл куйган зат билгеләнгән. Гаепле затка карата теркәлгән һәр хокук бозу очрагы буенча административ җәза билгеләү турында карарлар чыгарылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте