Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Әйләнә-тирә мохитне саклау” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль средстволар җәлеп итү мәсьләсенә кагылышлы фикер алышу булды. Биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Экология һәм табигать ресурсларын саклау комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин җитәкчелегендәге 8нче эш төркеме утырышы үткәрелде.
Чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Средволгаводхоз” оешмасы вәкилләреннән торган эш төркеме әгъзалары эш төркеменә билгеләнгән Россия Федерациясе федераль максатчан һәм дәүләт программалары кысаларында 2020 елга һәм планда каралган 2021-2022 еллар чорына федераль бюджетның бюджет проектировкаларын яклауга әзерләнү, 2019 елга федераль средстволар җәлеп итү буенча үткәрелгән эш турында хисап тотты.
Утырыш барышында шулай ук 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте