Республикабызның Алексеевск һәм Спас районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Районнарда яшәүчеләргә табигатьне саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов консультацияләр бирде.
Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә, мәктәп мохитендә калдыкларны аерып җыю культурасы һәм практикасына этәргеч бирү максатыннан чыгып, экологик чара булып узды.
Әлмәт районында, кулланылмый торган торбаүткәргечләрне сүтү өчен, 20 метр тирәнлектә озын чокыр казыганнар. Җир эшләре агымдагы елның кышында, рөхсәт документларыннан башка гына, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе һәм Әлмәт шәһәренең “Виктория” бакчачылык ширкәте тирәсендә алып барылган.
Җирле елга яры буеннан нәрсәдер төягән КамАЗлар һәм төягечнең чыгуы Кама Тамагы районының Лабыш авылында яшәүчеләр игътибарын җәлеп иткән.
2019 елның 15 апреленнән Татарстан Республикасы урманнарында, “2019 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында” 13.03.2019 ел, № 180 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, янгыннан саклану сезоны ачылды, дип хәбәр ителә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
“Экояз-2019” акциясе кысаларында Әлмәт шәһәре “Әкияти ил” баланы үстерү үзәгенә йөрүчеләр белән “Планета “йөзе”нә чүп килешми” дигән темага экология дәресе үткәрелде.
20 апрель көнне Казанда “Tat-Rus” проектының шәһәрдә ориентирлашу һәм туган якны өйрәнү буенча унтугызынчы уены уздырыла. Чарада катнашуга гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә.
Экологик тәрбия бүген көн кадагына суга торган бик тә әһәмиятле мәсьәләгә әйләнде.
Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм һәрбер укучының әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау мөмкинлекләре турында искә төшерделәр.
Соңгы вакытларда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында икенчел чимал җыю турында белдерүләрне бик еш күрергә мөмкин. Балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бик тә мөһим һәм кирәкле эш бу.