ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

24 апрель көнне Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелә.

Зәйнең яшь экологлары шәһәр һәм район халкының экологик үзаңын булдыруга үзләреннән өлеш кертергә тырыша. 20 апрель көнне бөтен Зәй районы буенча үткәреләчәк өмәләргә күбрәк игътибар җәлеп иттерү максатыннан, “Радуга” балалар бакчасына йөрүче нәниләр Яңа шәһәр микрорайонындагы Җиңү проспектында  флеш-моб үткәрде.

Бүген Чиләбедә “Чиста ил” федераль экология форумы үткәрелә. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 500дән артыграк эксперт, галим, эколог, җәмәгать вәкилләре һәм волонтерлар, шулай ук федераль хакимият органнары, министрлыклар, күзәтчелек ведомстволары, зур предприятиеләр җитәкчеләре катнаша.

Климатның үзгәрүе, биотөрлелекне саклау һәм туып үскән төбәгебезнең табигый ландшафтын үзгәртү. Әтнә районы укучылары район күләмендә оештырылган экология конференциясендә шушы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән өлкәләреннән, Дагыстан Республикасы, Удмуртия, Чуашстан һәм Татарстаннан 111 укучы һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар Буа шәһәренә җыелды.

Түбән Камада балалар экология-биология үзәгенә йөрүчеләр табигатьне саклауга өндәгән үтә шәп  флешмоб оештырды. Биредә аның инде унбишенче ел оештырылуы!


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар.

Хуҗалык эшчәнлеге экология таләпләрен санга сукмыйча алып барылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре предприятиесе территориясендә автомобиль шиннарын өеп кую фактын ачыклаган.

Тукай районында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышлап, агачлар утырту буенча язгы акция булып узды. Шула итеп, Иске Җирекле авылында яшәүчеләр  445 чыршы үсентесен утыртты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чираттагы тикшерү барышында Әлмәт районында Дала Зәе елгасы юлын күмүне ачыклаган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International