2019 елның 15 апреленнән Татарстан Республикасы урманнарында, “2019 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында” 13.03.2019 ел, № 180 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, янгыннан саклану сезоны ачылды, дип хәбәр ителә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда тыела:
1) ылыслы яшь агачлар тирәсендә, янган урыннарда, сынган агачлар янында, торфлы урыннарда, ботаклардан чистартылмаган, әзер агачлары алып кителмәгән агач кисү урынында, корыган үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында учак ягу;
2) шырпы яндырып ташлау, тәмәке төпчеге ташлау һәм мөштектән кайнар көл түгү, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ыргыту;
3) ауда дарыны пулядан аерып торучы прокладканың (пыж) тиз янып китүчән яки пыскып торучан материалдан эшләнгәнен кулланырга ярамый;
4) майланган яки бензин, керосин яисә башка төрле тиз янып китүчән матдә сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, сүс, мамык һ.б.) ташлап калдыру, (аларны бары тик махсус билгеләнгән урыннарга гына ташлау кирәк);
5) двигатель эшләп торганда, эчке янулы двигательләрнең ягулык бакларына ягулык салу, двигателен ягулык белән тәэмин итү системасы төзек булмаган машинадан файдалану, шулай ук ягулык салганда, машиналар янында ачык уттан файдалану;
6) урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать чүбе һәм башка төрле чүпләр белән пычрату.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр күләмдә, вазифаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә. Янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булуы шартларында кагыйдәләр бозу очрагында исә административ штраф күләме тагын да күбәя: гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Шуна да билгеләп үтәргә кирәк: янгын чыгу очракларының 90%ында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү урман янгыны чыгуда төп сәбәпкә әйләнә. Урманда янгын чыгу очрагына шаһит булсагыз, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоны аша хәбәр итегез!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте