Әлмәттә закон бозучылар билгеле, аларга тиешле җәза чарасы күреләчәк

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында, кулланылмый торган торбаүткәргечләрне сүтү өчен, 20 метр тирәнлектә озын чокыр казыганнар. Җир эшләре агымдагы елның кышында, рөхсәт документларыннан башка гына, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе һәм  Әлмәт шәһәренең  “Виктория” бакчачылык ширкәте тирәсендә алып барылган. Закон бозу фактларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары экологик мониторинг барышында ачыклаган. Соңыннан, административ тикшерү кысаларында, транспорт чаралары милекчеләре билгеләнгән, гаеплеләрнең кем булулары тәгаенләнгән.  Закон бозучы хосусый эшмәкәргә һәм бер гражданинга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп казып алу яки күчерү”), шулай ук физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ беркетмәләр төзелгән. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International