Соңгы вакытларда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында икенчел чимал җыю турында белдерүләрне бик еш күрергә мөмкин. Балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бик тә мөһим һәм кирәкле эш бу. Әнә Биектау районы “Тургай” балалар бакчасында да макулатура, яраксызга әйләнгән батарея һәм пластик капкачлар җыю буенча экологик акция игълан ителде. “Әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы һәм гүзллеге башлыча калдыкларны, шул исәптән зарарлы әйберләрне дөрес итеп утильләштерүгә бәйле. Аларның барысын да хәвеф-хәтәр китермәслек итеп эшкәртергә һәм алага таба сәнәгатьтә кулланырга була”, – ди Үзәк территориаль идарәсе белгечләре.
Икенчел чимал җыю – әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иң көтеп алган, иң яраткан чараларыннан берсе. Мондый чараларның ярыш рәвешендә үткәрелүе һәм балага җәмгыятебезнең бер әгъзасы итеп тою, табигатьне саклауга өлеш кертүен тою мөмкинлеге бирүе бигрәк тә әһәмиятле. Бүгенгә балалар 50 кг макулатура, 9 кг яраксыз батарея җыйган һәм 5 литрлы савытны төрле капкачлар белән тутырып куйган инде. Балалар бакчасында икенчел чимал җыю акциясенең иң кызган чагы!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте