Планета “йөзе”нә чүп килешми. Әлмәт шәһәрендә экология дәресе узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

 “Экояз-2019” акциясе кысаларында Әлмәт шәһәре “Әкияти ил” баланы үстерү үзәгенә йөрүчеләр белән “Планета “йөзе”нә чүп килешми” дигән темага экология дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар хыялдагы күлне чүп-чардан арындырды һәм суның Җир шарында тереклек чыганагы булып торуын белде. Сабыйлар шулай ук гап-гади чүп турында кызыклы, гаҗәеп бик күп  фактлар ишетте, аны аерып җыю һәм эшкәртү зарурилыгына, шушы эш нәтиҗәсендә калдыклардан яңа әйберләр ясап булуына төшенде. Сабыйлар рольле уен аша көндәлек тормышыбызда чүпне кимрәк “ясарга” өйрәнде. “Сәнәгать чүбен завод һәм фабрикалар барлыкка китерә, ә көнкүреш чүбе – өйдәге калдыкларыбыз ул. Кәгазь 2 ел эчендә тулысынча таркалып бетә, ә менә консерв банкасына юкка чыгу өчен чүплектә ким дигәндә 70 ел “ятарга” кирәк”, – дип сөйләде балаларга Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәре Ләйсән Вильданова. Әйтергә кирәк, балалар чарада үзләренең кызыксынучанлыклары һәм экологиягә битараф булмаулары белән сөендерде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International