Казанда чүпне аерып җыю буенча дәрес булып узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә, мәктәп мохитендә калдыкларны аерып җыю культурасы һәм практикасына этәргеч бирү максатыннан чыгып, экологик чара булып узды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева укучыларга калдыклар белән эш итү кагыйдәләре, аларның чүп контейнерыннан полигонга кадәрге юлы турында сөйләде. Балалар шулай ук икенчел чималдан нинди продукция алып булуы турында да белүгә иреште. Дәрес кысаларында педагоглар, балалар белән бергәләшеп, актлар залында калдыкларның таркалу вакытлары күрсәтелгән мәгълүмати стенд урнаштырды. Шуннан соң балаларга тематик мультимедия презентацияләре күрсәтелде. “Без балаларга әзер биремнәр бирүдән гайре, интерактив чараларны, уен ысулларын алгы планга чыгарырга тырышабыз.  Шул рәвешле алар үзләре үк чүпне аерып җыю зарурилыгын аңларга тиеш”, – дип аңлатты Анна Апаева.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International