Экологиягә сәяхәт. Азнакайда педагоглар өчен семинар-практикум булып узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Экологик тәрбия бүген көн кадагына суга торган бик тә әһәмиятле мәсьәләгә әйләнде. Шуны истә тотып, Азнакай шәһәренең “Гнездышко” 8нче балалар бакчасы педагогларының экологик белемнәрен үстерү максатыннан, семинар-практикум булып үтте. Чара Чатыртау тавының 20 еллыгына багышлап уздырылды. “Чатыртау” заказнигы территориясендә табигый ландшафтның һәм аның компонентларының сакланылышына янардай теләсә кайсы эшчәнлекнең тыелуын искә төшерик: биредә җәнлекләр ауларга, печән чабарга, көтү көтәргә ярамый. Практикумда Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Азнакай шәһәрләре педагоглары катнашты. Алар коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты, мастер-класслар, эшлекле уеннар үткәрде.

Семинар Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре ярәмендә һәм шулар белән берлектә уздырылды. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, экологик белем бирү һәм тәрбия барлык яшьтәге балаларны колачларга, өстенлекле юнәлешкә әйләнергә тиеш. Сабыйлар тәүге экологик төшенчәләрне балалар бакчасында үзләштереп, соңыннан инде мәктәп елларында белемнәрен чарлый.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International