Балык Бистәсе районында мәктәп укучыларына экологиягә уңай һәм тискәре йогынты турында сөйләделәр

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучыларына табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм һәрбер укучының әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау мөмкинлекләре турында искә төшерделәр. Биредә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе тарафыннан “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән берлектә оештырылган экология дәресе булып узды. Мәктәп укучылары белән очрашуда дәүләт инспекторы Ильяс Галләмов эколог һөнәре, табигатьтә үз-үзебезне тотышыбызның экология өчен ниндирәк уңай һәм тискәре йогынты ясый алуы турында сөйләде. “Көннәр җылытуга, күбрәк вакытыбызны табигать кочагында үткәрергә тырышабыз. Табигатькә чыккач, агачларны сындырмагыз, чәчкәләрне өзмәгез. Урманда тавышланып йөрмәгез, юкса җәнлекләрне куркытырга мөмкинсез. Сулыкларга, газоннар, урамнарга чүп ташламагыз!” – дип өндәде балаларны эколог.

Шулай ук табигатьне саклау ведомствосы белгече мәктәп укучыларына “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы һәм “Яшел карандаш” дигән рәсем бәйгесе турында сөйләп, бәйгедә катнашырга чакырды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International