20 апрель көнне Казанда “Tat-Rus” проектының шәһәрдә ориентирлашу һәм туган якны өйрәнү буенча унтугызынчы уены уздырыла. Чарада катнашуга гаризалар 19 апрельгә кадәр кабул ителә. Аны оештыручылар – Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Шепард Казань” компаниясе, Габдулла Тукай исемендәге Әдәбият музее һәм “Бертуган Васильевлар остаханәсе” иҗат үзәге.
Командалар уены бу. Өч төрле категориядә үткәрелә. Анда, бернинди чикләүләрсез, теләсә кем катнаша ала. Квестта катнашучыларга биремле карточкалар өләшенә. Дөрес җавап биргәндә, шәһәрдә билгеле бер урыннар табылып, маршрут кәгазенә теркәп куела. Команданың бурычы – контрольлек пунктларын ничек тә күбрәк “яулау”. Командалар, бер минут аралык белән, стартка аерым-аерым чыга.
Чарада өч категориядә катнашырга мөмкин:
Дәрвиш – иң популяр категория. Җәяүләп үтелә торган маршрут. Йөгерергә, җәмәгать транспортыннан файдаланырга ярамый. Маршрут физик әзерлек таләп итми. Төп идеясе – танып белү. Командада 1-4 кеше булырга мөмкин.
Шүрәле – иң катлаулы, шул ук вакытта иң кызыклы категория. Барлык биремнәр табышмакларга, шифр, логик башваткычларга корылган. Маршрут җәяүләп, йөгереп яки җәмәгать транспортына утырып үтелә. Командада 1-4 кеше булырга мөмкин.
Көңгерә – гаилә категориясе, 14 яшьтән кечерәк балалар һәм аларны озатып йөрүче олылар өчен. Төп идеясе – балалар һәм ата-аналарның (туганнары, педагоглар) уртак танып белү эшчәнлеге. Команданың составы – 2-4 кеше. Шулардан берсе 13 яшьтән зуррак булмаска, икенчесе – 18 яшьтән кечерәк булмаска тиеш. Маршрут җәяүләп яки йөгереп үтелә, транспорттан файдалану тыела.
Квестта үзләрен барыннан да яхшырак танытучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Чарада катнашу өчен гаризаны электрон почта аша (shepardkazan@yandex.ru) җибәрергә, http://vk.com/tatrus_shepard төркемендә калдырырга яки телефон аша (8(950)312-32-84, 8(917)242-38-76) ирештерергә була. Заявкада категория, команда атамасы һәм составы (катнашучыларның ФИА, туган елы) күрсәтелергә тиеш.
Уен 20 апрельдә түбәндәге адрес буенча башлана: Тукай ур., 74 (Г.Тукай исемендәге Әдәбият музее ишегалды, Фатыйх Кәрим урамы ягыннан кара капкадан керергә). 10.00 сәгатьтә – “Дәрвиш”, “Шүрәле” категорияләре стартка чыга, 11.00 сәгатьтә – “Көңгерә” категориясе старт сызыгына баса. Командалар әгъзаларына үзләре белән шәхесне раслаучы документ (14 яшьтән зурраклар өчен), каләм яки карандаш, мобиль телефон һәм Казан картасы (яисә телефонда тиешле кушымтасы булырга тиеш) алып килү шарт.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте