“Теремок” балалар бакчасында экология дәресе булып узды. Идел буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре сабыйларга уен рәвешендә планетабызның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында сөйләде. Балалар, теорияне тыңлагач, дәреснең практик өлешенә күчеп, калдыкларны мөстәкыйль аерып карады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин белән очрашты. Очрашуда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.
Бүген Министрлыкта дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт урынында үз-үзләрен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Үткән ял көннәрендә республикабызны өмәләр “өермәсе” бөтереп алды. Олысы-кечесе – барысы да территорияләрне чистартырга чыкты. Шулай итеп, предприятиеләрнең тирә-юне, урманнар һәм парк зоналары чүп-чардан арындырылды.
Бүген Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” дигән республика табигатьне саклау акциясе башланып китте, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Быел ул 2 этапта: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр уздырыла.
Халыкара Җир көнендә “Здравушка” шәһәр реабилитация үзәгендә табигатьне саклау акциясе булып узды. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ветераны Елена Гыйлемҗанова әлеге экологик датаның экологиягә һәм әйләнә-тирә мохитнең торышына карата сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында тагын бер кат искә төшерергә тиешлеген билгеләп үтте.
Үткән ял көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Төзүче” спорт комплексында волейбол ярышлары булып узды.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 1646 мөрәҗәгать кергән. Шуның 621е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 225 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 335 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 465 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Бүген Казанда Төп өмә булды. Ул бик уңышлы һәм кызык итеп үткәрелде. Өмәдә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, профильле вузлар студентлары катнашты – алар Горки-Әмәт урманы территориясен чистарту белән беррәттән, бик күп экологик күнекмәләр үзләштерде, үзләренең яшел аллеясен булдырды.
#ЭкоЯз2019ның төп өмәсе иртәгә Горки-Әмәт урманында үткәрелә.