“ЭКОдулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумына яшьләр экологик берләшмәләре вәкилләре һәм студентлар, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары чакырыла.
Лениногорск районында, санитария-экология икейлыгы кысаларында, өмә үткәрелде. Биредә оешмалар һәм предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренә билгеләнгән парклар һәм урамнар территорияләрен җыештырырга чыкты.
Мәктәпкә кадәрге балачак еллары экологик белем һәм тәрбия бирүдә аерым бер зур урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы елларда кешенең дөньяга карашына нигез салына, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәте формалаша. Шуны истә тотып һәм сабыйларның игътибарын үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, Чистайның “Мозаика” 20нче балалар бакчасында “Беренче чәчәкләрне саклыйк” дигән табигатьне саклау акциясе уздырылды.
Нәниләр урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды һәм аларга табигатьнең кеше тормышындагы роле турында сөйләп үтелде.Чистай шәһәренең 22нче балалар бакчасында язгы урманга виртуаль сәфәр үткәрелде.
Чисталык һәм тәртипкә балачактан ук өйрәтү кирәк. Ә инде балаларга шушы хакыйкатьне аңлату өчен экология дәресләреннән дә яхшырак әйбер юк.
Казанда инде менә унтугызынчы тапкыр «Tat-Rus» проектының экология, туган якны өйрәнү һәм шәһәрдә ориентирлашу буенча маҗаралы спорт- интеллектуаль уены узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар үткәрелде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова рәислегендә, парламент депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында узды.
Чараның йомгаклау этабының Сочида үткәрелүен искә төшерик. Бу – иң киң колачлы һәм иң әһәмиятле интеллектуаль ярышларның берсе. Чара 24 фән буенча дүрт этапта: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этаплары буенча үткәрелде.
Контейнер мәйданчыкларын тоту нормаларга туры килми. Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендәге торак районда калдыклар җыю өчен махсус билгеләнгән урыннарның чүпкә күмелүе 100 кв.м мәйданда туфракның пычрануы сәбәбенә әйләнгән.
Макулатура җыю – экологияне, агачларны кисүдән саклап калу мөмкинлеге ул. “Экояз – 2019” кысаларында Лениногорск шәһәре 2 нче урта мәктәбендә “Макулатура тапшыр – агач утырт!” дигән табигатьне саклау акциясе булып узган.