Республикада “Экояз” дәвам итә!

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә республикабызны өмәләр “өермәсе” бөтереп алды. Олысы-кечесе – барысы да территорияләрне чистартырга чыкты.  Шулай итеп, предприятиеләрнең тирә-юне, урманнар һәм парк зоналары чүп-чардан арындырылды. Мәсәлән, автомобиль төзүчеләр шәһәрендәге “Прибрежный” паркына “Табиб белән саф һава сулыйбыз” проектында катнашучылар, “Чүп.Бүтән.Юк.Чаллы” экологик хәрәкәтендә катнашучылар, шәһәр предприятиеләре вәкилләре җыелды. Биредә 50дән артыграк активист, чистарту-җыештырудан тыш, макулатурага (410 кг икенчел чимал) алыштырып алынган үсентеләр дә утыртты әле. Шәһәрне массакүләм чистартуда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары да катнашты.

Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә «Форпост» отряды әгъзалары 2 сәгать эчендә 13 капчык чүп-чар җыйды. Отряд активистларыннан берсе Регина Абдуллина бу җәһәттән  рус телендә хәтта шигырь дә чыгарып куйды:

 

"Вот зачем, и почему? Я понять всё не могу! Отдохнули, посидели, Вы попили, и поели.

Уберите за собой,Человек раз с Головой! Должен всё он понимать. За собою убирать!

Каждый год одно и тоже, Лес на лес ведь не похожий! Каждый год здесь мусор, свалка,

Неужели лес не жалко?

Так нельзя ребята жить, Природой нужно дорожить!"

Әлмәт шәһәренең “Ромашка” бакчачылык ширкәтендә дә өмә үткәрелде. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре “Елан башы” чишмәсенең тирә-юнен, Елан Башы елгасы акваториясен һәм су саклау зонасын чистартты, гомумән алганда, Әлмәт районында барлыгы 25 капчык чүп-чар җыелды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: республикабызда нәниләргә хәтле экологик җыештыруларга кушылды. Әйтик, Түбән Кама шәһәренең 71нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, кулларына кечкенә тырма һәм себеркеләр тотып, тырыша-тырмаша бакчаның тирә-юнен чистартты. Шулай ук Буа шәһәренең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, бакча хезмәткәрләренә кушылып, территорияне җыештыруга үзләреннән кечтек кенә булса да өлеш кертте.

Республикабызда бер генә районның да “Экояз”дан читтә калмавы күңелдә канәгатьлек хисләре уята. Татарстанда санитария-экология икеайлыгы май азагына кадәр дәвам итәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International