Бүген “Эковесна 2019” кысаларында иң зур өмә булып узды

2019 елның 20 апреле, шимбә

Бүген Казанда Төп өмә булды. Ул бик уңышлы һәм кызык итеп үткәрелде. Өмәдә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, профильле вузлар студентлары катнашты – алар Горки-Әмәт урманы территориясен чистарту белән беррәттән, бик күп экологик күнекмәләр үзләштерде, үзләренең яшел аллеясен булдырды. Массакүләм өмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры вазифаларын башкаручы Илнур Нәфыйков,  КНИТУ-КХТИ ректоры Сергей Юшко катнашты.

“Республикада “Экояз” инде 4 ел рәттән уздырыла. Иң мөһиме – акциягә елдан-ел күбрәк кешеләрнең кушылуы. Безнең иң төп бурычыбыз – тирә-юнебезнең чиста булуы. Өмәдә актив катнашучы укучыларга, оешмалар, учреждениеләр, гомумән, барча кешегә рәхмәт, чөнки бүген “Экояз” әлеге мәйданчыкта гына түгел, бәлки бөтен республика күләмендә уза”, – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Чарада катнашучылар өчен ЭКО форматында 6 интерактив мәйданчык эшләп торды. Алар арасыннан иң нәниләре “эко-класс”та – җимлекләр әзерләү, оригами техникасына өйрәтү, җил тегермәннәре, агитация лозунглары белән элмә такталар ясау зонасында булды. Эко стилендәге тормышның ниндирәк булуы турында танылган блогерлар һәм активистлар белән фикер алышу булды, эко-квиз интеллектуаль уены барышында табигать турында һәм табигатьне саклау ысуллары  турында белемнәренең ни дәрәҗәдә дөрес булуын сынап-тикшереп карау мөмкинлеге туды. Өмәдә катнашучылар республиканың атказанган экологлары белән Горки-Әмәт урманының эко-сукмаклары аша узып, экологик товарлар – сумка, губка, агачтан һәм сумаладан эшләнгән бижутерия, балавыздан  салфеткалар, бамбуктан көпшәләр һ.б. сатып алды. 

 Урман-парк территориясен җыештыруга 3 меңләп кеше катнашты.  Өмәчеләр чүпне аерып: пыяланы – пыялага, кәгазьне – кәгазьгә, пластикны – пластикка  аерып җыйды. Алар шулай ук өйләреннән дә яраксызга чыккан электр җиһазларын, макулатура, батареяләр, лампочкалар һәм пластик калдыклар алып килгән иде – боларның барысы да эшкәртүгә җибәреләчәк.

Республикабызда яшәүчеләр апрель башыннан барлык ЭКОчараларны  Instagram социаль челтәренә #ЗеленаяКоманда #КомандаДобройВоли #эковесна2019 #минэкологиирт хэштеклары белән урнаштырылып барды, аларның саны 2 меңнән артып киткән инде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

- “Массакүләм өмә” номинациясендә: Рузалия Гобәйдуллина (Кукмара ш.), туристлык палаткасы;

- “Массакүләм видео”: Татьяна Халмәтова (Алабуга ш.), экшн-камера;

- “Атадан – улга”: Федор Кашин (Менделеев ш.), велосипед.

- “Иң яхшы сыерчык оясы”: Әлмир Вәлиев (Түбән Кама ш.), велосипед;

- “Тематик видео”: Дина Кашапова (Байлар Сабасы ш.т.б.), биштәр.

Төп өмә кысаларында “Эколята – Табигатьнең яшь сакчылары” федераль конкурсында призерларны бүләкләү булды. Республиканың 8 муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмасы бүләкләргә лаек дип табылды. Өмәдә катнашучылар арасында биштәрләр, үрмә ятаклар, моноподлар һәм агачлар үстерү җыелмалары оту буенча лотерея үткәрелде.

Шулай ук бүген алда торучы Бөек Җиңү Көне – 9 Май кысаларында Александр Шадриков һәм Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан Кадетлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр мәктәп территориясенә чыршы үсентеләрен утыртты. Шулай итеп, биредә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгән 30 чыршы үсентесе утыртылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International