Бүген “Здравушка” реабилитация үзәге территориясен чыршы һәм спирея үсентеләре бизәде

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Халыкара Җир көнендә “Здравушка” шәһәр реабилитация үзәгендә табигатьне саклау акциясе булып узды. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ветераны Елена Гыйлемҗанова әлеге экологик датаның экологиягә һәм әйләнә-тирә мохитнең торышына карата сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында тагын бер кат искә төшерергә тиешлеген билгеләп үтте. “Без сезнең белән уртак эшкә үз өлешебезне кертә алабыз. Бүген үзәк территориясендә агач үсентеләре утыртачакбыз”, – дип мөрәҗәгать итте балаларга эколог. Балалар әти-әниләре белән ТР Урман хуҗалыгы биргән чыршы үсентеләрен һәм “Идел буе экологиясе комплексы”ннан бүләк ителгән спирея куакларын утыртты. Компания хезмәткәре Лариса Вахромеева, үз чиратында, балаларга үзләренең оешмасының макулатура җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүе турында сөйләде һәм үзәккә йөрүчеләрне дә икенчел чимал җыю эшендә катнашырга чакырды.

“Балаларның үсемлекләр турында белемнәрен чарлап, без аларда хезмәт күнекмәләрен һәм табигатькә карата кайгыртучанлык тәрбиялибез. Чыршы үсентеләре һәм спирея куаклары үзәк территориясендәге “Җимеш бакчасы”н тагы да күркәмләндереп җибәрде”, – дип билгеләп үтте Елена Гыйлемҗанова.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International