Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры белән очрашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин белән очрашты. Очрашуда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты. Анда “Экология” өстенлекле илкүләм проектының “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проекты кысаларында хайваннарның сирәк очрый торган төрләрен саклау, торгызу һәм реинтродукцияләү буенча чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре, шул исәптән республикабызда Кар барсын үрчетү үзәген төзү каралды.

Бүгенгә Россиядә кар барсын саклау стратегиясе гамәлдә булып килә. Аның максаты – кар барсының тотрыклы санын саклап калу, яшәүгә сәләтле төрләренә ярдәм итү һәм аларны торгызу. Башкарылган эшләр йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Кар барсын үрчетү үзәген һәм Краснодар краенда Саяно-Шушенск дәүләт табигать тыюлыгы базасында Кар барсын  реинтродукцияләү үзәген булдыру чарасы “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проекты картасына кертелгән.

Ирбисны саклап калу өлкәсендә төп бурычлар булып, төбәкара үзәкләрдә үрчетү һәм үстерү ярдәмендә, ерткычның санын торгызу һәм арттыру,   санын киметердәй сәбәпләрне юкка чыгару, шулай ук табигый яшәү урыннарын киметү һәм җимерүгә китерердәй тискәре факторлар йогынтысын мөмкин кадәренчә киметү. ТРда Кар барсын үрчетү үзәген проектлау һәм төзүдә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция институты, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль үзәк, Казан (Идел буе) федераль университеты тәҗрибәсе һәм белемнәреннән файдаланылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International